Студент-медиклар Әлмәт халкы өчен «Сәламәтлек көне» уздырдылар

2022 елның 22 июле, җомга

20 июль Әлмәт шәһәренең «Сәламәтлек» паркында «Әлмедик» Бөтенроссия студентлар медицина отряды «Сәламәтлек көне»дигән профилактик акция уздырды.

Чараның максаты-шәһәр халкына җәйге вакытта актуаль һәм сәламәтлеккә куркыныч янаулар турында гына түгел, ә профилактика чаралары һәм дәвалау ысуллары турында да мәгълүмат бирү.

Акциягә килүчеләрне бик бай кызыклы программа, шулай ук чара вакытында ук үз сәламәтлегеңне гипертензия, шикәр диабеты, атеросклероз, ВИЧка аноним тест ясау мөмкинлеге көтте. 200дән артык шәһәр кешесе сәламәтлекләрен тикшерә алды.

Акция «Әлмәт РҮХ» ДАССОсы, «ТР ССМ СПИДны профилактикалау һәм аңа каршы көрәш буенча республика үзәге» ДАССОсы, Әлмәт ш., «Әлмәт иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге»ДАССОсы белән берлектә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International