«Яшь Гвардия» җитәкчесе Динар Бариев зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтү өчен Донбасска китте

2022 елның 25 июле, дүшәмбе

Дүшәмбе көнне, 25 июльдә, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» җитәкчесе Динар Бариев «Бердәм Россия» партиясенең гуманитар ярдәм үзәгендә эшләү өчен Мариуполь шәһәренә юнәлде.

«Татарстан Республикасының «Яшь Гвардия»се  беренче көннән Донецк һәм Луган халык республикаларыннан мәҗбүри күченүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыюга кушылдыр. Безнең өчен берничә этаптан торган ярдәм буенча системалы эшне җайга салу бик мөһим иде. Хәзер мин Мариуполь территориясендә гуманитар ярдәм күрсәтү үзәге эшенә кушылырга карар иттем», - дип аңлатты Динар Бариев.

Динар Бариев Мариупольда 25 июльдән 8 августка кадәр штабта эшләячәк. Штаб беренче чиратта кирәкле азык-төлекне таратуда, кием-салым эшендә һәм документларны тутыруда ярдәм күрсәтүдә хезмәт күрсәтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International