Севастопольдә, Флот офицерлары йортында Татарстан Республикасының «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика яшьләр эстрада сәнгате телевизион фестивале лауреатлары махсус хәрби операциядә катнашучы офицерлар һәм моряклар өчен зур концерт бирде.
Үзенең рәсми сәламләү сүзендә ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясенең Җаваплы секретаре, РФ Тышкы эшләр министры киңәшчесе Григорий Орджоникидзе Россия флотының төп бәйрәме белән котлады.Ул шулай ук яшь артистларга уңышлы чыгышлар, ә оештыручыларга һәм остазларга куелган барлык бурычларны тормышка ашыруны теләп калды.
Шәһәр мәгариф һәм фән департаменты директоры Лариса Сулима фестивальгә Севастополь белән хезмәттәшлек итү, тәрбия һәм патриотик эш өчен рәхмәт белдерде. Ул концерт Татарстан солдатлары һәм матрослары, шулай ук Севастопольдә яшәүче республика кешеләре өчен чын бүләк булды, дип билгеләп үтте.
Концертны Аксубай бистәсеннән Регина Черникова башкаруындагы «Ватан нәрсәдән башлана» дигән легендар җыр белән башлап җибәрде. Концертны алып баручылар билгеләп үткәнчә, җыр Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үз теләге белән фронтка киткән Луганск шәһәрендә туып-үскән совет шагыйре Михаил Матусовский шигырьләренә язылган.
Бөгелмәдән Ангелина Абдулхаирова залның көчле алкышлары астында «Матрос төннәре» җырын башкарды, ә Яңа Чишмә муниципаль районыннан «Шешминка» хореография ансамбле «Первый полет» композициясен тәкъдим итте.
Концерт фестивальнең укытучыларына һәм оештыручыларына Адмирал Игорь Осипов имзалаган Россия Кара диңгез флоты мактау кәгазьләрен тапшыру белән тәмамланды.