«Ялта-Интурист» кунакханәләр комплексында «Ялта» студентлар хезмәт отрядының Төбәкара җыелма отряды ачылу тантанасы узды.
Проектта Татарстаннан 20 кеше катнашты - архитектура-төзелеш университетыннан «Барс» студентлар сервис отряды һәм мәдәният институтыннан «Contact» отряды вәкилләре.
Быел проект ике этапта уза. «Ялта» Татарстан, Башкортстан, Томск, Ульяновск, Киров, Саратов, Түбән Новгород, Новосибирск һәм Төмән өлкәләреннән 250 студент отрядын берләштерде.
Катнашучыларны «Ялта-Интурист» дәүләт корпорациясе объектларында официантлар, барменнар, пешекчеләр, коткаручылар, яшелләндерүчеләр, аниматорлар, җыештыру хезмәте күрсәтүчеләр буларак эшләү көтә.
Эштән тыш, яшьләрне бай комиссарлык эшчәнлеге — күп кенә иҗади, спорт һәм интеллектуаль конкурслар көтә. Әлеге чаралар яшьләргә үз потенциалын тулысынча ачарга ярдәм итәчәк.
Катнашучылар өчен хезмәт сезоны 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Сезон нәтиҗәләре буенча җитештерү һәм комиссарлык эшчәнлеге, шулай ук гомуми күрсәткечләр буенча иң яхшы отрядлар сайланачак.