Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, яшьләр дипломатиясе Академиясе, статистик, икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге белән берлектә, ислам илләренең Казан халыкара яшьләр саммитына әзерлек буенча тикшеренүгә әзерләнә. Ул тикшеренү ИХО илләре һәм бөтен дөнья яшьләрен борчыган мәсьәләләр белән якыннанрак танышырга, шулай ук заман яшьләре аудиториясе портретын төзергә ярдәм итә.
Сорауларга җавап бирүдә сылтама буенча теләге булган һәркем катнаша ала. Катнашучыларга үз илләрендә яшьләргә ярдәм чараларының эффектлылыгын бәяләргә тәкъдим ителә. Әлеге сораштыру нәтиҗәләре алга таба анализланачак, Казан Глобаль яшьләр саммитының бер сессиясендә тикшеренү сыйфатында тәкъдим ителәчәк һәм уртак гамәлләр планына керәчәк.
Татарстан Республикасы яшьләр дипломатиясе Академиясе рәисе Дилбәр Садыйкова әйтүе буенча, тикшеренү нәтиҗәләре яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруның яңа механизмнарын формалаштырырга, яшьләр мохитендә актуаль чакыруларны билгеләргә ярдәм итә. Тикшеренү 27 сораудан тора. Сораулар яшьләр мохитендә иң мөһим өлкәләргә кагыла: үзүсеш, карьера перспективалары, гаилә формалаштыру, дискриминация мәсьәләләре, экологик аспектлар һ.б.
Саммит нәтиҗәләре буенча карар кабул ителә. Анда яшьләр мохитендә актуаль мәсьәләләр һәм аларны чишү юллары күрсәтелә. Саммит кысаларында шулай ук Россия һәм ИХО илләре арасында алга таба халыкара яшьләр хезмәттәшлеге нигезенә салынган эшчәнлекнең комплекслы планы тәкъдим ителә.
Саммит «Казан – ИХО яшьләр башкаласы 2022» халыкара программасы кысаларында үтә.
«Казан – ИХО яшьләр башкаласы 2022» халыкара программаның рәсми сайты https://kazan.oicyouthcapital.com/.