Радик Юльякшин: «Үз балаларым булгач, мин аларны «Сәләт»кә җибәрәчәкмен»

2022 елның 27 июле, чәршәмбе

Кичә Биләрдә «Сәләт» Халыкара яшьләр белем бирү форумының дүртенче сменасы тәмамланды.

Сменада Сәләт берләшмәсенең Региональ Клубы лидерлары, Татарстан Республикасы районнары һәм мәктәпләре активистлары, фән олимпиадалары, фәнни конференцияләр җиңүчеләре һәм призерлары катнашты. Форумга Башкортостан, Удмуртия, Марий-Эл, Оренбург, Самара, Пермь һәм Ульяновск өлкәләреннән балалар килде.

Смена ябылу көнендә, Татарстан һәм Башкортстанның атказанган артисты Радик Юльякшин (Elvin Grey) белән иҗади очрашу узды.

«Мин «Сәләт » форумы турында инде күптәннән ишетеп беләм. Монда килгәч, беренче уем: мин укыган вакытта, мондый лагерьлар һәм форумнар юк иде. Мин балачакта шундый урынга килергә теләр идем. Монда булуыма мин чыннан да бик шат, - дип сөйләде Радик. - Үз балаларым булгач, мин аларны бирегә, «Сәләт»нең искиткеч атмосферасын тоярга  җибәрәчәкмен» .

Биләр Медиа Форумы (Медиа/Media) белем бирү программасы медиаресурслар белән эшләүнең заманча ысулларына багышланган иде.

Мастер-класслар һәм лекцияләр кысаларында чакырылган спикерлар социаль челтәрләрдә продюсерлык итү, шәхси блог алып бару, текстлар язу, SMMда трендлар турында сөйләделәр, PR-белгеч, журналист эше белән таныштырдылар.

Иҗади лабораторияләрдә катнашучылар үзләренең остазлары белән фото һәм видео техникасы белән эшләргә, аларга материал төшерергә, монтажларга өйрәнделәр.

Алда форумның бишенче сменасы- Мәгълүмати технологияләр Биләр Форум (Информационные технологии/Information Technologies) тора. Ул 27 июльдә башлана, смена кысаларында форумның төп юнәлешләрен ачучы профильле остаханәләр һәм IT һәм мәгариф, IT-трендлар, IT һәм бизнес кебек белем бирү мәйданчыклары планлаштырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International