#НаДобройВолне форумында катнашучылар Татарстанда «Игелекле» лагерының беренче сменасына капсула салачаклар

2022 елның 29 июле, җомга

Ирекле ярдәмчеләр өчен «#Добройволне» республика форумында катнашучылар 30 июльдә волонтерлар өчен Россиядәге беренче «Игелекле» балалар-сәламәтләндерү лагерендә булачаклар. Биредә алар беренче сменага киләчәк волонтерлар өчен юллама салынган капсула салачаклар. Иреклеләр эшчәнлегенең тәҗрибәле оештыручылары волонтерларга теләкләр язачаклар.

«Вакыт капсуласы - киләчәк белән элемтәгә керү өчен реаль ысул. Без кабул итүчеәрне белмибез, тик аларның безнең республика волонтерларының битараф булмаган командасына кушылырдай изге ниятләре һәм изге йөрәкле яшьләр булуына ышанабыз», – дип билгеләп үтте форумда катнашучыларның берсе.

Чарада«Җәй» ДБУ директоры Илдар Дәүләтшин, лагерь директоры Алексей Шуваров һәм «Татарстан Республикасы иреклеләр үзәге» башкарма директоры Айрат Мөбәрәкшин катнашачак.

Белешмә өчен:

«Игелекле» лагерында ял итүчеләр сменага 106 кешене колачлыячак. Лагерь концепциясенең төп идея линиясе-лагерь инфраструктурасы һәм программа белән тулыландыру юлы белән төбәкнең төп волонтерлык (ирекле) хәрәкәте белән танышу.

Профильле лагерьда сменаларны тормышка ашыруның мәгънәсе «Иреклелек» феноменының аңын киңәйтү һәм балаларга кеше, иҗат һәм инициативалы потенциалны тормышка ашыруда аларның киң мөмкинлекләрен күрсәтү, шулай ук төбәк үсешендә катнашу булырга тиеш.

Волонтерлыкка  ярдәм «Мәгариф» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International