Казанда Татарстан Республикасының иреклеләре (волонтерлары) өчен «#НаДобройволне» Республика форумы уза

2022 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

2022 елның 28 июлендә «Универсиада Авылы» территориясендә Татарстан Республикасының иреклеләре өчен «#НаДобройволне» Республика форумын ачу тантанасы булды. Форум ачылышында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева катнашты. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге форум — муниципаль иреклелеләр үзәкләре  координаторларының игелекле эшләр өлкәсенә чуму, тәҗрибә һәм яңа идеяләр белән уртаклашу мөмкинлеге.

«#НаДобройВолне» иреклеләр өчен республика форумы (алга таба – Форум)  2022 елның 31 июленә кадәр «Универсиада Авылы» территориясендә дәвам итәчәк. Чара хакимиятнең муниципаль органнарында иреклеләр (волонтерлык) үсешенең бердәм векторын булдыру максатларында үткәрелә.

«Татарстан Республикасының иреклеләр җыелма командасы-дөньяны дәрт һәм уңай ниятләр белән баетучы зур механизм. Без аны муниципаль районнар белән берлектә булдырдык һәм үсешне дәвам итәбез. Форум исә чираттагы үсеш ноктасы булачак һәм иреклеләр эшчәнлеген оештыручыларга иреклеләр үзәкләрендә нәтиҗәлерәк эшләргә ярдәм итәчәк», — дип билгеләп үтте «Татарстан Республикасы иреклеләр мәгълүмати-ресурс үзәге» АКБОның башкарма директоры Айрат Мөбәрәкшин.

Форум программасы дүрт көнгә исәпләнгән. Белем бирү блогы аналитик һәм фасилитация сессияләреннән тора, анда ирклеләр үсеше өчен җаваплы кешеләр иреклеләр үзәге эчендә һәм аннан читтә эшне оештыру нечкәлекләре белән танышачаклар. «Волонтерлык үзәкләре портретын булдыру» сессиясендә катнашучылар иреклелек үзәгенең бердәм образын язачаклар һәм булдырылган портрет буенча үзләренең үзәген бәяләячәкләр. «Без бергә көчлерәк» команда эшендә катнашучылар бизнес-тренер һәм коуч Динә Арзамасцева белән берлектә җәлеп ителгәнлек гипотизасын тикшерәчәкләр, форумда катнашучыларның нәрсә белән файдалы булуын анализлаячаклар. Моннан тыш, катнашучылар DOBRO.RU платформасында  мәгълүмати-агарту лекцияләрен, шулай ук иреклелек үсеше стандарты турындагы чыгышларны тыңлаячаклар(«5 адым»).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International