Яшьләр хөкүмәте - Ул Министрлар Кабинеты каршындагы Яшьләр катнашуын һәм икътисадның төрле юнәлешләре буенча яшьләргә ярдәм итү чараларын үстерү буенча яшьләр иҗтимагый советы.
Гаризалар 3 нче августка кадәр сайтта кабул ителә.
Татарстан Яшьләр хөкүмәте әгъзалары алдында түбәндәге бурычлар тора:квартал саен «14:35» форматында яшьләр белән очрашулар үткәрү, агымдагы ведомство дәүләт программалары һәм ярдәм чаралары турында яшьләргә мәгълүмат бирү, проект офисларының эшен алып бару (яшьләр өчен актуаль проектларны гамәлгә ашыру), Татарстан Республикасында яшьләргә ярдәм итү мөмкинлекләре һәм чаралары буенча аналитик формалаштыру, шулай ук һәр ведомствода яшьләр белән эшне анализлау.
Яшьләр хөкүмәте әгъзалары буларак сайлап алынган тармакта иҗтимагый башлангычларда эшләү белән кызыксынучы 20 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләр оешмалары (бакалавриатның 3 курсыннан башлап) җитәкчеләре һәм әгъзалары чыга ала.
Составны формалаштыру механизмы:
27 июньнән 27 июльгә кадәр яшьләр оешмалары һәм үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр өчен Яшьләр хөкүмәте составына ачык конкурска, шулай ук Яшьләр хөкүмәте рәисенең вакантлы вазифасына конкурс игълан итүгә гаризалар кабул ителә;
8 августтан 21 августка кадәр тавыш бирү узачак һәм һәр вазифага ТОП-3 кандидат билгеләнәчәк;
22 августтан 5 сентябрьгә кадәр әлеге кандидатлар конкурс комиссиясе алдына үз проектлары белән чыгачак, конкурс комиссиясенә профильле министрлар һәм аларның урынбасарлары керәчәк;
12 сентябрьдә Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәтенең яңа составы билгеләнәчәк.