Ринат Садыйков эшлекле сәфәр белән Баулы һәм Лениногорск районнарында булып кайтты

2022 елның 2 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков яшьләр сәясәте объектларын капиталь ремонтлау программаларының үтәлеше белән танышты.

Баулы районында ул район җитәкчелеге белән бергә «Карлыгач» балалар сәламәтләндерү лагерен карады.  Лагерьда балалар ел әйләнәсе ял итә алачак. Әлеге йорт агымдагы елның ремонт программасына кертелгән.

«Пегас» яшүсмерләр клубында, 2020 елда капиталь ремонт программасы кысаларында гомуми суммасы 7 млн.сумны тәшкил иткән капиталь ремонт ясалган. Ринат Садыйков Пегаста урнашкан картинг-клубта тәрбияләнүчеләрнең яңа казанышлары һәм җиңүләре белән танышты.

Районда булу программасы кысаларында «Ватан» яшьләр үзәге хезмәткәрләре белән очрашу булды. Диалог кысаларында Яшьләр белән эшләүнең өстенлекле юнәлешләре, мөһим региональ һәм федераль проектлар, шулай ук социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру өчен грант ярдәме алу өчен төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашу буенча эшне көчәйтү кирәклеге билгеләнде. 

«Безнең бурыч-төрле яшьләр өчен кирәкле һәм үтемле заманча инфраструктура булдыру. Шуңа күрә функциональ заказчы-яшьләр үзе, ә объектларны яңарту эше яшьләр арасында иҗтимагый тыңлаулар үткәрү нәтиҗәләре буенча нигезләнгән учреждение концепциясен эшләүдән башлана. Урыннарда без эшләрнең барышын материалларның сыйфатыннан башлап проектларның дизайн концепцияләренә туры килүенә кадәр игътибар белән һәм җентекле күзәтәбез», - дип билгеләп үтте министрның беренче урынбасары.

Шуның белән бергә Ринат Садыйков Баулы районында урнашкан «Ивушка» балалар сәламәтләндерү лагерьларында һәм Лениногорск районының  «Олимпия» балалар бакчасында булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International