«Татарстан үсеп килүче буын белән горурлана ала»: «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең җәйге иҗади сменасы тәмамланды

2022 елның 4 августы, пәнҗешәмбе

«Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең 210 лауреаты һәм җиңүчесе ел саен үткәрелә торган җәйге иҗат сменасыннан кайттылар. Балалар Алушта шәһәренең «Сатера» балалар сәламәтләндерү лагерында ике атна булдылар.

Сменаның кульминацион мизгелләре ике зур концерт белән бәйләнде - «Артек» Халыкара балалар үзәгендә, шулай ук Севастопольдә Россиянең Кара диңгез флоты ветераннары, махсус операциядә катнашучылар, аларның гаиләләре һәм шәһәрнең мәдәни җәмәгатьчелеге вәкилләре өчен тамаша кылынды.

«Татарстан Республикасы үзенең үсеп килүче буыны белән горурлана ала, чөнки «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәте аша ул эчкерсез, әхлакый, тугрылыклы, патриотик яшьләр үстерә алды. Бу сыйфатларны бары тик мәдәният һәм рухият ярдәме белән генә тәрбияләргә мөмкин. Ә мондый балалар, ышанам ки, киләчәктә илебез суверенитетын саклап кала алачак», - дип фикерләре белән уртаклашты Татарстан Республикасы һәм Кырым Республикасы атказанган сәнгать эшлеклесе, мәдәният өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреаты, фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов.

Сменаның белем бирү компоненты-Казан консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры Раилә Гарипова, «Эфир» т/к мәдәният бүлеге мөхәррире Дмитрий Пивоваров, «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясенең сәнгать җитәкчесе Дмитрий Платоновның мастер-класслары булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International