Ләйлә Фазлыева һәм Ринат Садыйков ЛНР һәм ДНР лагерьларында ял итүче балалар белән очрашты

2022 елның 8 августы, дүшәмбе

ТР Вице - премьеры Ләйлә Фазлыева һәм ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков Биектау районының «Чайка», «Байтик» һәм Яшел Үзәннең «Мирас - Наследие» балалар лагерьларында җәйге сәламәтләндерү кампаниясенең барышы белән таныштылар. Анда алар Донецк һәм Луганск халык республикалары балалары һәм эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең балалары белән очраштылар.

Бүгенге көндә республика лагерьларында ЛНР һәм ДНРдан 37 бала ял итә. Шулай ук әлеге категория балаларның лагерьларга август аенда да керүе планлаштырыла.

Шуны искәртик: Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан әлеге максатларга бюджеттан 3,15 млн.сум бүлеп бирү килешенде.

 «Барлык килгән балалар да үзләрен уңайлы хис итәләр, алар отрядларга яшь буенча бүленгән, гомуми программада катнашалар, аларны безнең республика балалары яхшы кабул итте. Балалар өчен мәдәни-күңел ачу, танып-белү программасы әзерләнгән. Кирәк булганда психолог эше оештырылачак», - дип хәбәр итте Ләйлә Фазлыева.

Ләйлә Фазлыева лагерьларда туклануны, контроль - үткәрү пунктларының эшен, корпусларның торышын тикшерде, персонал, әйдаманнар белән очрашты, балалар белән аралашты, тәрбия эшләре программаларын гамәлгә ашыру барышы белән танышты.

Вице-премьерга Республика балалар лагерьларын үстерү концепцияләре проектларын, эре һәм әһәмиятле чаралар планыннарын тәкъдим иттеләр.

Белешмә:

Сәламәтләндерү кампаниясе башланганнан бирле барлык ял рәвешендәге 1 518 оешмада 136 меңнән артык бала ял иткән, бу бөтен күләмнең 74 процентын тәшкил итә.

Балалар лагерьларына юлламалар бәясенең бер өлешен кайтару программасы буенча 51 000 юллама рәсмиләштерелде. Кешбэк буенча сатып алынган юлламаларның гомуми суммасы 1,14 млрд. сум. Кешбэк буенча кире кайтарылган сумма 572 млн. сумны тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International