Татарстанлыларны елның иң зур Халыкара яшьләр чарасына волонтер булырга чакыралар

2022 елның 10 августы, чәршәмбе

Татарстанлыларны 27-30 августта Татарстан башкаласында узачак Казан Глобаль яшьләр саммитында волонтер булырга чакыралар. Барлыгы 18 яшьтән 35 яшькә кадәр булган 65 волонтер таләп ителә, аларның белгечлекләре арасында атташе, ММЧ белән эшләү, сессияләр, туклану, килү һәм китү, штаб һәм күргәзмәләр буенча җаваплы волонтерлар күздә тотыла.

Волонтерлар өчен туклану һәм экипировка бушлай биреләчәк. Инглиз телен белү, француз һәм гарәп телен белү өстенлекле.

Сайтта 18 августка кадәр теркәлергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, Казандагы Глобаль яшьләр саммитында 300ләп кеше катнашачак: ИХО илләренең яшьләр эшләре һәм спорт министрлары, ИХО илләренең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләре, яшьләр оешмалары лидерлары, яшьләр сәясәте белән шөгыльләнүче халыкара оешмалар вәкилләре, фикер лидерлары, яшь эшкуарлар һәм фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре. Саммит «Казан - ИХОның Яшьләр башкаласы 2022» халыкара программасы кысаларында узачак.

Саммит Казанда 4 көн дәвамында бара (2022 елның 27-30 августы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International