14 августта «УРАМ» экстрим-паркында «EXTREME CHILD» балалар урам мәдәнияте фестивале узачак. Фестиваль кысаларында экстремаль спорт төрләре буенча мастер-класслар һәм ярышлар, бокс һәм джиу-джитсу буенча ачык тренировкалар, стритбол буенча турнир, бию баттллары һәм диджеинг буенча мастер-класслар узачак. Барлык чараларда 6-16 яшьлек балалар катнаша ала.
13:00 сәгатьтән башлап паркта Татарстан Республикасының иң яхшы райдерларыннан ВМХ һәм самокат буенча мастер-класслар узачак. Мастер-класста катнашучылар арасында ТР самокат спорты федерациясе трюк самокаты уйнатылачак.
Мастер-класслардан соң катнашучыларны BMX Freestyle KIDS (6-11 яшь), BMX Freestyle TEENS (12-16 яшь), KICKSCOOTER PARK һәм KICKSCOOTER STREET юнәлешләре буенча самокат буенча ярышлар көтә.
Барлык райдерлар өчен шулай ук BUNNY HOP CONTEST – велосипедта иң югары сикерүгә ярыш һәм памп-трекка тиз йөрешле узышлар узачак.
Бетон скейтпаркта яшь скейтерлар SKATEBOARDING KIDS (6-11 яшь) һәм SKATEBOARDING TEENS (12-16 яшь) категорияләрендә көч сынашачак, ә паркур мәйданда Parkour Skills һәм Parkour Freestyle дисциплиналары буенча ярышлар узачак.
Стритбол кырларында 3х3 баскетбол буенча балалар турниры оештырылачак, анда призлы урыннар өчен берничә яшь категориясендә: 6-7 яшь, 8-9 яшь, 10-11 яшь малайлар, 10-11 яшь кызлар, 12-13 яшьлек малайлар, 12-13 яшьлек кызлар көч сынашачак.
Көрәш сәнгатен яратучылар өчен «Round 13» бокс клубыннан (5 яшьтән) балалар өчен Бокс һәм TEAM STRELA һәм TETA PROMOTIONТАН Бразилия джиу-джитсы буенча ачык тренировкалар узачак.
Үзәк сәхнәдә Казан мәктәпләре вәкилләре арасында брейкинг буенча баттллар узачак, ә Scratch DJ School диджей мәктәбе диджеинг буенча мастер-класс үткәрәчәк.
Барлык мастер-классларда, ачык тренировкаларда һәм ярышларда катнашу бушлай, теркәлү урында. Барлык номинацияләрдә җиңүчеләр һәм призерлар фестивальне оештыручылардан һәм партнерларыннан призлар белән бүләкләнәчәк.
Фестиваль чаралары 13: 00 сәгатьтә башлана.