«Татарстан Республикасының коммерцияле булмаган оешмалары йөзләре» дигән уникаль җыентык тәкъдим ителде. Бу китап әлеге шәхесләрнең төрле социаль проблемаларны ничек хәл итүләре һәм дөньяны яхшы якка үзгәртүләре турында сөйли.
Җыентык яшь волонтерлар, активистлар, социаль эшкуарлар, коммерцияле булмаган оешмалар хезмәткәрләре, студентлар, шулай ук социаль өлкә белән кызыксынучылар өчен этәргеч булырга тиеш.
Җыентык данә саны ягыннан чикле, әмма сайтта электрон версия белән танышырга мөмкин.
Җыентык өстендә Казан (Идел буе) федераль университетының журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе белән берлектә «Инновацион үсеш һәм технологияләр трансферы үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы (СЮ КБОның ресурс үзәге) командасы эшләде.
Проект социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыруда катнашучы коммерцияле булмаган оешмалар өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты гранты кысаларында, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәме белән гамәлгә ашырылды.