Татарстан Республикасы яшьләр сәясәте муниципаль учреждениеләренең социаль әһәмиятле проектлары 22 млн. сумнан артык ярдәм алды

2022 елның 12 августы, җомга

Казанда яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең муниципаль автоном һәм бюджет яшьләр сәясәте учреждениеләренә грантлар республика конкурсына йомгак ясалды.

28 проектка 22 млн. сумнан артык ярдәм күрсәтелде.

Конкурста җиңүчеләрне ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева һәм яшьләр эшләре министрның беренче урынбасары Ринат Садыйков бүләкләделәр.

«Җирле үзидарә дәрәҗәсендә кызыклы һәм мөһим чаралар, социаль проектлар оештыру өчен ресурслар җитәрлек түгел. 50 млн. сумлык финанслау белән бәйге-яшьләрнең барлык идеяләрен һәм инициативаларын тормышка ашыру, нәтиҗәле һәм ресурс чыгымлы проектларны гамәлгә кертү өчен яхшы мөмкинлек», - дип билгеләп үтте Ләйлә Фазлыева.

Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы инициативасы һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән быел республикада беренче тапкыр яшьләр сәясәте муниципаль учреждениеләре өчен 50 млн сумлык грант ярдәме белән грантлар конкурсы үткәрелә.

Беренче конкурска 26 июньдә «УРАМ» экстрим-паркында Бөтенроссия яшьләр көненә багышланган тантаналы чара кысаларында йомгак ясалды.

Бүген, Бөтендөнья яшьләр көнендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында грантлар конкурсының икенче этабында җиңүчеләргә сертификатлар тапшыру тантанасы булды. 22 млн. сумнан артык ярдәм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International