Ләйлә Фазлыева: «2023 елда Татарстан Республикасы балалар һәм яшьләр ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру программасын финанслау күләме 327 млн. сумга арттырылачак»

2022 елның 19 августы, җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында вице-премьер Ләйлә Фазлеева рәислегендә Татарстан Республикасы балалар һәм яшьләрнең ялын, аларны савыктыруны оештыру буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.

2022 елгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясен гамәлгә ашыруның барышы турында беренче булып яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков сөйләде.  Ул хәбәр иткәнчә, сәламәтләндерү кампаниясе башланганнан бирле барлык ял рәвешләрендәге 1 527 оешмада 152 286 кеше ял итә, бу җәйге план күләменең 83% ын тәшкил итә. 17 августка Татарстан Республикасы территориясендә 15 110 кешене, шулай ук Татарстан Республикасыннан читтә - 706 кешене колачлап, барлык ял рәвешләрендәге 100 оешма эшли.

«Сезон башында без билгеле бер кыенлыклар, төп азык-төлек продуктларына, товарларга, хезмәт күрсәтүләргә бәяләрнең шактый артуы белән очраштык, шуңа да карамастан, нигездә сатулашулар узды, җәйге сәламәтләндерү кампаниясе штат режимында уза. Шуның белән бергә, Президент Рөстәм Миңнеханов ял һәм сәламәтләндерү программасы нормативларын 18% ка арттыру турындагы тәкъдимебезне хуплады. 2023 ел программасын финанслау күләме 327 млн. сумга арттырылачак һәм 2 млрд. 132 млн. сум тәшкил итәчәк», - дип билгеләде Ләйлә Фазлыева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International