«Этно Major» этноспорт уеннары турнирына теркәлү ачылды

2022 елның 19 августы, җомга

«Этно Major» турниры барлык теләүчеләрне милли уеннарда катнашырга чакыра. Турнир «Татарстан киберпанкы» фестивале кысаларында «Сосновая роща» паркының спорт зонасында узачак.

Эстафета өч этаптан тора: сайлап алу, төп һәм финал. Алга таба сайлап алу этабында җиңүчеләр төп этапта очраша, анда командалар бер-берсенә каршы ярышачак, ә финал этабында командалар «Этно Major» турниры җиңүчесе исеме өчен көрәшәчәк. Милли гореф-гадәтләрдән тыш, барлык ярышлар да үз эченә чын киберпанк рухын алып барачак. Җиңүчеләр һәм призерлар оештыручылардан һәм партнерлардан бүләкләр алачак.

Турнирда катнашу бушлай, әмма алдан ук өч кешедән торган команданы түбәндәге сылтама буенча теркәргә кирәк. Турнир алдыннан командалар җыю 13:00 сәгатьтә башлана.

Командалар ике категориягә бүленә: «кечкенәләр» (7-14 яшь) һәм «өкәннәр».

Фестивальне Татарстан Республикасының Яшьләр мәдәният һәм диалог үзәге оештыра. Проект ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык ярдәме белән тормышка ашырыла. Фестиваль турында барлык актуаль яңалыклар ВКонтакте төркемендә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International