Софья Мостафина «Озын тәнәфес» конкурсының ярымфиналистлары белән очрашты

2022 елның 19 августы, җомга

ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Софья Мостафина күптән түгел Мордовиядән кайткан 8-10 сыйныф укучылары арасында «Озын тәнәфес» Бөтенроссия конкурсының ярымфиналистлары белән очрашты.

«Озын тәнәфес» Бөтенроссия конкурсы - мәктәп укучылары өчен үз-үзеңне табу, үз идеяңне яки проектыңны тормышка ашыру өчен уникаль мөмкинлек. Республика яшьләренең актив үсүенә һәм конкурсларда катнашуы белән без чиксез горурланабыз», - дип билгеләп үтте Софья Мостафина.

 «Узган ел мин илнең иң зур конкурсларының берсе булган «Озын тәнәфес» бәйгесендә җиңү яуладым. Бу юлны узгач, ышаныч белән әйтә алам, әлеге проект-безгә, балаларга, дөньяны өйрәнү, үзеңне төрле юнәлешләрдә сынап карау һәм үз талантларыңны үстерү өчен менә дигән мөмкинлек. Озын тәнәфестә миңа бик күп дуслар таба алдым, алар белән без бүгенге көнгә кадәр яңа үрләр яулыйбыз. Нәкъ менә шушы проекттан илнең һәр укучысы өчен үзенең кечкенә онытылмас маҗарасы башлана, ул озак елларга күңелендә күп кенә җылы хатирәләр калдырачак», - дип хәбәр итте Казан шәһәренең 121 нче лицееның 11 сыйныф укучысы Камилә Якупова.

Оештыручылар-Росмолодежь, «Россия - мөмкинлекләр иле» АКБО, «Озын тәнәфес» АКБО һәм Россия мәктәп укучылары хәрәкәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International