Камерун яшьләр эшләре һәм гражданнар мәгарифе министры: Казанда Глобаль саммит-яшьләр хокукларын киңәйтү тәҗрибәсе белән уртаклашу өчен менә дигән мөмкинлек

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

Казанда 27-30 августта узачак zшьләр саммиты яшьләрнең хокукларын һәм мөмкинлекләрен киңәйтү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу өчен яхшы мөмкинлек булачак. Камерун Республикасының яшьләр эшләре һәм гражданлык белеме министры Футсу Мунуна әнә шундый фикер белән уртаклашты.

«Казандагы Глобаль саммит-яшьләрнең хокукларын һәм мөмкинлекләрен киңәйтү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу өчен менә дигән мөмкинлек. Саммит тәмамлангач, тулаем дөньяда һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы әгъза-илләрендә яшьләрнең сорауларын алга сөрү буенча уртак бурычлар кабул ителүендә шикләнмим», - дип билгеләде ул.

Аның сүзләренчә, яшьләрне кешелек алдында торган күп кенә проблемаларны хәл итү өчен кирәкле ресурс буларак карарга кирәк.

Камерунга килгәндә, илдәге халыкның 60% - яшьләр. Шуңа да 2004 елда анда тулы хокуклы яшьләр эшләре белән шөгыльләнүче дәүләт департаменты төзелде.

Карар кабул итүчеләр, лидерлар һәм яшьләр сәясәтендә катнашучы шәхесләр белән очрашу һәм алмашу башка илләрдә нәрсә эшләнгәнен белергә һәм моннан илһам алырга мөмкинлек бирә. Бу техник эш киңәшмәләренә китерергә мөмкин, аларның кульминациясе - ике яклы килешүләргә кул кую булыр, дип хәбәр итте Футсу Мунуна.

«Очрашу ахырында Ислам хезмәттәшлеге оешмасы яшьләре файдасына гамәлгә ашырылачак кайбер чаралар һәм уртак инициативалар килештереләчәк. Казан саммиты тәкъдимнәренең үтәлешен мониторинглау һәм бәяләү нәтиҗәле механизмы төзелүен телим», - дип йомгаклады министр.

Саммит нәтиҗәләре буенча резолюция кабул итәчәкләр, анда актуаль чакырулар һәм аларны хәл итүгә карашлар чагылдырылачак. Саммит кысаларында шулай ук Россия һәм ИХО илләре арасында киләчәктә халыкара яшьләр хезмәттәшлегенең нигезен тәшкил итәчәк комплекслы эш планы тәкъдим ителәчәк.

Шулай ук 26-30 августта Казан Глобаль яшьләр саммиты белән берлектә Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгының Яшь дипломатлар советы тарафыннан оештырыла торган V Глобаль Яшь дипломатлар форумы узачак. Форум Бөтен дөньядан яшь дипломатлар арасында ачык һәм ирекле фикер алышу мәйданчыгы булачак. Катнашучылар заманча дипломатия тенденцияләре турында фикер алышачаклар, циффрлы, мәдәни, климат һәм башка өлкәләрдә глобаль дәрәҗәдә хезмәттәшлек перспективалары һәм мөмкинлекләре турында сөйләячәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International