25 августтан 28 августка кадәр Казанда брейкинг һәм урам сәнгате буенча «COMBOnation» урам сәнгате буенча халыкара турнир финалы үтә. «COMBOnation» — Казанга ел саен бөтен дөнья күләмендә иң яхшы артистларны җыючы брейк-данс һәм урам сәнгате буенча Россиядә иң зур турнир. Дүрт көн дәвамында Казанның 8 урынында катнашучылар тәҗрибә уртаклашалар, үзара ярышалар һәм шәһәрнең сәнгати өлкәсен баеталар. Быел бу ярышлар 14нче тапкыр үткәрелә.
13 ел эшләү дәверендә проект Россия Федерациясе территориясендә генә түгел, аннан читтә дә киң танылу алды. Брейкинг буенча ярышлардан тыш, катнашучылар һәм тамашачыларны графитти-батл, бию буенча мастер-класслар һәм профессиональ артистлар белән әңгәмәләр дә көтә иде. Чараның иң югары ноктасы – 28 август көнне «УРАМ» яшьләр экстрим-паркында ачык урам мәйданчыгында брейкинг номинациясе финалы һәм «Синдикат» клубында «COMBOnight» электрон музыкасы фестивале булды.
Турнирның авторы һәм идея рухландыручысы, брейк-данс буенча дөнья чемпионы Александр Шаталов сүзләре буенча, турнирны ел саен дөнья күләмендә легендар атлетлар, шулай ук– 27 кеше хөкемдарлык итә. Алар шулай ук күрсәтмә чыгышлар ясыйлар, түләүсез мастер-класслар үткәрәләр.
«COMBOnation»ның тагын бер юнәлеше - STREET-ART/GRAFFITI – графитти техникасы буенча ачык ярышлар. Анда Россиянең һәм дөньяның иң яхшы рәссамнары ярыша. Бу юнәлешне легендар рәссамнар, үз эшләренең осталары, шулай ук елгы узган «COMBOnation» җиңүчеләре бәяли. Татарстанның һәм Россиянең иң яхшы урам рәссамнары хезмәтен 26 августта «Алафузов фабрикасы» лофты территориясендә күрергә мөмкин. Керү ирекле.
Чара тәртибе турнирның «ВКонтакте» битендә урнашкан.
Турнир Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм сәнгати инициативалар буенча Президент фонды ярдәме белән оештырыла.