Татарстанда волонтерлыкның дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре белән хезмәттәшлеген ныгытуга, әйләнә-тирә мохитне һәм барлык кирәкле шартларны булдыруга юнәлтелгән «Игелек маршрутлары» акциясе бара.
«Татарстанда 1,2 меңнән артык иҗтимагый иреклеләр үзәге эшли. Бу үзәкләрнең күпьеллык тәҗрибәсе бар, һәм, алар тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты тиешле дәрәҗәдә булсын өчен, «ТР Иреклеләр мәгълүмат-ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы ТР Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә төбәкнең муниципаль районнарына ресурслы ярдәм күрсәтергә, Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең ирекле эшчәнлектә катнашу мөмкинлекләрен киңәйтү өчен барлык чараларны да күрергә әзер», — дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева.
«Игелек маршрутлары» акциясе «Добрый край– Игелек җире – 2022» республика конкурсында җиңүчеләр булган 13 муниципаль яшьләр үзәгендә узачак. Ике көн эчендә акция Татарстанның алты районында узды: Тәтеш, Чүпрәле, Кама Тамагы, Чистай, Яңа Чишмә, Питрәч.
«Теләсә кайсы эштә төп кыйммәт-кеше. Әлеге чара да волонтерларга системалы ярдәм күрсәтү миссиясе белән үткәрелә. Мондый чара волонтерлык үзәкләренә конкрет кешеләрнең проблемаларын тиешле дәрәҗәдә хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк, һәм, һичшиксез, аларның тормышларын яхшы якка үзгәртергә мөмкинлек бирәчәк», — дип сөйләде «Татарстан Республикасы Иреклеләр мәгълүмат-ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы башкарма директоры Айрат Мөбәрәкшин.
24 августта «Игелек маршруты» Әтнә (10:00), Кукмара (14:00), Саба районнарында (17:00) узачак;
25 август-Баулы (10: 00) һәм Бөгелмә районнары (15: 00);
26 август-Спас районы (10:00);
27 август-Тукай районы (10:00) һәм Яр Чаллы (14: 00);
29 август-Яшел Үзән районы (10:00).