24-25 августта Казанда «Берләшмә» форумы узачак. Бу-гражданлык активистларының хакимият органнары һәм бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре белән танышу, тәҗрибә уртаклашу, аралашу өчен ачык мәйданчык. Татарстан Республикасының иреклеләр (волонтерлар) бергәлеге читтә калмый: форумда «Иреклелек» секциясе эшләячәк, аның төп темасы – «Иреклелек-патриотик тәрбия һәм гражданлык җәмгыятен үстерү нигезе».
Чакырылган спикерлар сыйфатында «Россия гражданлык һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү үзәге» ФДБУ директоры урынбасары Анна Захматова, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева, «Татарстан Республикасы Иреклеләр мәгълүмати-ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы башкарма директоры Айрат Мөбәрәкшин һәм Татарстан Республикасы волонтерлык өлкәсендә җәмәгатьчелек фикеренең башка лидерлары чыгыш ясаячак. Мәйданчыкның модераторы-Елена Родионова, яшьләр эшләре, ирекле ярдәмчелекне үстерү һәм патриотик тәрбия буенча РФ ОП комиссиясе рәисе.
«Хәзер коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итүгә һәм ирекле эшчәнлекне үстерүгә зур игътибар бирелә. Иреклеләр эшчәнлеге республика халкына үз-үзләрен күрсәтергә, дуслар табарга һәм, әлбәттә, башкаларга ярдәм итәргә булыша. Волонтерлыкны үстерү механизмы үзе системалы процесс. Безгә яхшы эшләр эшләргә ярдәм итүче волонтерлык субъектларына булышу мөһим: грант ярдәме системасы эшли, социаль җаваплы бизнес өчен ташламалар кертелде. Без волонтерлык оешмаларына лидерларын укыту аша яңа карашлар үстерергә булышабыз. Муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләрен волонтерлык берләшмәләре белән эшләргә өйрәтәбез. Миңа калса, без дөрес юлда. Волонтерда бушлай ярдәмче күргән кешеләрне очрату сирәк күренеш. Волонтер ярдәме рәхмәт сүзе, волонтерның мотивациясен аңлау һәм аның өчен уңайлы шартлар тудыру белән кабул ителә. «Берләшмә» форумында без Татарстанда ирекле сектор белән ничек эш алып барылганын, үз тәҗрибәбез һәм уңышлы тәҗрибәбез белән уртаклашачакбыз», – дип сөйләде Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева.
«Иреклелек» секциясе 25 августта 13.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгенең «Самара» залында, 104 нче конференц-залда эшләячәк. Форумда катнашу өчен сылтама буенча алдан теркәлү узарга кирәк.