«ТР иреклеләр үзәге» мәгълүмати-ресурс үзәге «Ел хәйриячесе-2021» конкурсы җиңүчесе итеп танылды

2022 елның 24 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Ел хәйриячесе-2021» республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләде. «Коммерцияле булмаган оешмалар» номинациясе җиңүчеләре арасында «Татарстан Республикасы иреклеләр үзәге» оешмасы да бар.

«Яхшы эшләр хәтерен саклап калуның иң әйбәт ысулы-аларны кабатлап тору. Дөньяга шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелек таратучыларга, Татарстан Республикасында ирекле ярдәмчелекне үстерергә ярдәм итүчеләргә рәхмәт. Бу бүләк-бөтен төбәкнең ирекле бергәлеге: муниципаль берәмлекләр администрацияләре, муниципаль волонтерлык үзәкләре, ирекле хәрәкәтләр активистлары өчен уртак җиңү. Төрле яклап ярдәм күрсәткәннәре өчен Татарстан Республикасының профильле министрлыкларына һәм ведомстволарына рәхмәт белдерәбез», – дип билгеләп үтте «Татарстан Республикасы ИРЦД» коммерцияле булмаган автоном оешмасы» башкарма директоры Айрат Мөбәрәкшин.

«Ел хәйриячесе» конкурсы ел саен хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы эшчәнлеге кысаларында 2007 елдан бирле үткәрелә. Анда Татарстан халкына һәм оешмаларына хәйрия ярдәме күрсәтүче юридик затлар һәм аерым гражданнар катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International