17-31 август көннәрендә Россиянең 79 регионында яңа уку елына багышланган «Рәхмәт, укытучы!» акциясе үтә. Традицион август педагогик киңәшмәләрендә балалар укытучыларга котлау открыткалары белән чәчәкләр тапшырачаклар һәм олуг хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерәчәкләр.
Татарстан Республикасында акция 26 августта «Чулпан» ресурс үзәгендә (Җиңү проспекты, 48а йорт, 11:30 сәгатьтә) узачак. Татарстан балалар оешмалары активистлары Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте (РДМ) белән берлектә укытучыларны котлыячак һәм 200 көнбагыш бүләк итәчәк.
Чәчәкләр телендә көнбагыш - илаһи, чиста уйлар. Көнбагыш - ул зур сөенеч, тормыш тулылыгы, озын гомер символы. Чәчәкләр көч һәм чыдамлылыкны символлаштыра.
Белешмә өчен:
Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте 2022 елның 14 июлендә кабул ителгән 261 нче номерлы Федераль закон белән бәйле рәвештә оештырылды.
Хәрәкәт Россиянең региональ һәм федераль дәрәҗәдәге балалар оешмаларын берләштерергә юнәлтелгән.
Оешманың бурычлары – баланы төрле яклап үстерү, хәзерге заман яшүсмеренә шәхси һәм һөнәри үсеш юлын сайлауда этәргеч бирү, нәтиҗәле социальләштерүгә ярдәм итү.