Казанда брейкинг һәм урам сәнгате буенча «COMBOnation» турниры тәмамланды

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

Казанда брейкинг һәм урам сәнгате буенча «COMBOnation» турнирына йомгак ясадылар. Ул Татарстан башкаласында инде 14 тапкыр узды. Быел турнир Россиянең рекордлы саныннан – 170 шәһәрдән катнашучыларны җыйды, шулай ук Болгария, Казахстан һәм Белоруссиядән дә биючеләр килде.

«COMBOnation инде гадәттәгечә Казанда уза һәм ел саен турнирның төп мәйданчыгы булып безнең «УРАМ» экстрим-паркы тора. Чараның мондый форматы яшьләр өчен җәлеп итү ноктасына әверелә һәм чын кызыксыну уята», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.

Турнирда яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь) җитәкчесе Ксения Разуваева да булды. «УРАМ» Экстрим-паркы-Россиядә яшьләр киңлекләренең иң уңышлы проектларының берсе. Заманча мәйданчык шәһәрлеләргә һәм туристларга ихтыяҗ зур һәм еш кына федераль масштабтагы вакыйгалар урынына әверелә», - дип ассызыклады ул.

Турнир Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Президентның Мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә узды.

Җиңүчеләр исемлеге:

- OLD TO THE NEW 2х2

Уразаев Урал (Казан) һәм Ясмаков Евгений (Чебоксар)

- TRICKONOMETRY 1x1

Голотин Иван (Мурманск)

- BGIRL 1x1

Богомолова Арина (Сыктывкар)

- REAL CREW BATTLE 4x4

Бабкин Александр (Волгоград)

Асадулаев Джамал (Мәскәү)

Юдин Антон (Мәскәү)

Чернов Мирослав (Саратов)

- POWERMOVE 1x1

Ковальчук Артём (Ижау)

- STYLE NOVATORS 1x1

Кулешов Антон (Петрозаводск)

- STRANGER THINGS 1x1

Первушкин Евгений (Красноярск)

- THE RIGHT STUFF 3

Первушкин Евгений (Красноярск)

- TOP STYLE 2x2

Андроников Александр (Ялта) и Онсо Надежда (Казахстан)

- РУССКАЯ РУЛЕТКА

Роберт Антонян (Сочи)

- TEEN SPIRIT 2x2

Димов Слав (Болгария) и Чернов Мирослав (Саратов)

-FLOW ATTACK 1x1

Макаров Леонид (Санкт-Петербург)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International