«Наше Время — Безнең Заман» эшләүче яшьләрнең ел саен үткәрелә торган ачык иҗат фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләре Татарстанлыларга Республика көне һәм Казан көне уңаеннан бүләк ясады. 30 августта Г.Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда берничә сәгать дәвамында күпмилләтле иҗат номерлары белән республиканың иң креатив эшче коллективлары сөендерде.
Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәният үсешенә ярдәм итү фондының башкарма директоры Нурия Хашимова һәм башка рәсми затлар катнашты.
«Бу хәрәкәт безнең компанияләрне, сәнәгатьчеләрне иҗади коллективлар формалаштыруга этәрә. Бүгенге көнгә кешеләр эшкә барудан һәм акча эшләүдән тыш,үз эшләреннән сөенеч хисе алырга тиеш. Иҗади яктан сәләтле эшләүче яшьләребез үз иҗатларына, үз предприятиеләренә, башкаларга гашыйк була башлагау бик әһәмиятле. Бүген бөтен республикадан килгән коллективларның сәхнәдә күрсәтелүе күп нәрсәгә лаек», — дип белдерде Олег Коробченко сәламләү сүзендә.
Үз чиратында Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе башлыгы Елена Кузьмичева ассызыклаганча, Татарстанның күпмилләтле халкы үз традицияләрен, мәдәни кыйммәтләрен хөрмәт итә. «Безнең заман» фестивале нәкъ менә шундый миссия алып бара», — дип ассызыклады ул.
«Алар Татарстан файдасына хезмәт куя, үзләрен иҗатта яхшы итеп күрсәтә, гаилә кора һәм тормыштан ничек ләззәт алырга кирәклеген күрсәтә. Алар — барысы өчен дә матур үрнәк», - дип саный ТР Президенты каршындагы Мәдәният үсешенә ярдәм итү фондының башкарма директоры Нурия Хашимова.
ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов бүген сәхнәгә чыккан коллективларны үз эшенең чын профессионаллары дип атады. «Алар үз эшләрендә чын профессионаллар булудан тыш, шәп, көчле рухлы, кызыклы, якты һәм дәртле шәхесләр дә. Җитештерү эшендә нинди сәламәт атмосфера хөкем сөргәнен күз алдына китереп була. Ә бу көчле Татарстанның тагын бер күрсәткече булып тора», - дип саный ул.
Фестивальнең башкарма директоры Наталья Смирнова номерлар сайлаганда киң даирә тамашачыга өстенлек бирелә, дип аңлатты. «Күңелле, дәртле номерларга өстенлек бирелә. Бу һәр кешенең биюгә чыгасы килсен өчен эшләнелә», - дип белдерде ул.
Концертта 200дән артык катнашучы-Татарстан предприятиеләре хезмәткәрләре иң яхшы 45 иҗади номер тәкъдим итте. Алар эшче һөнәрләренең нинди талантлы һәм дәртле була алуын күрсәттеләр.
Чараның трансляциясен теләүчеләр «Мәдәният.РФ» федераль порталында күрә ала.
Исегезгә төшерәбез, «Наше время — Безнең заман» фестивале ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза. Хәзерге вакытта 10 нчы, «Наше время-Безнең заман» юбилей фестиваленә гариза бирү кампаниясе дәвам итә, ул 15 нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Гаризалар фестивальнең рәсми сайтында кабул ителә.