«Бу – мәңгегә»: Белем көне уңаеннан РУХның Татарстан региональ бүлеге активистлары җыр яздырдылар һәм клип төшерделәр

2022 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

1 сентябрь, илнең барлык балалары өчен мөһим көн хөрмәтенә, Татарстанда РУХ төбәк бүлеге активистлары «Бу – мәңгегә» җырын әзерләделәр һәм клип төшерделәр.

Мәхәббәт, гаилә, дуслар, синең ялгыз булмавың турында ышаныч -  укучылар өчен төп юллама шунда. Җыр авторы һәм башкаручы – РУХ активисты Илнур Назиров, «Казан федераль университеты каршындагы 2 нче татар гимназиясе» МББУНЫҢ 11нче сыйныф укучысы. Иҗат иткәндә ул үзенең ярдәмчел гаиләсе белән, Россия укучылары хәрәкәтенең ярдәмчел, талантлы булуы белән рухланды.

«Бу җыр һәм бу клип без барысын бергә эшли алуыбызга турыдан-туры дәлил булып чыкты. Бу җыр без Россия мәктәп укучылары хәрәкәтендә алган бердәмлек һәм дуслык турында. Дуслар, остазлар, җитәкчеләр, ата-аналар ярдәме белән бу матур трек туды. Без барыбыз да бербөтен һәм бергәләп яңа үрләргә ирешә алабыз. РУХ хәрәкәтендә булыгыз!»- диде Илнур.

 Сценарий һәм клип төшерү өстендә РДШ активистлары һәм РДШның Татарстан региональ бүлекчәсе рәисе Динар Сафин, РУХ ТТБ рәисе Кирилл Данилов, сценарист, режиссер, РУХны тәмамлаган, ә хәзер  танылган Dabro төркеме өчен клиплар төшерә, шулай ук иҗаты күпләргә таныш булган башка башкаручылар белән эшли.

«Россия укучылар хәрәкәте-бөтен Россия буенча балалар берләшкән зур гаилә. РУХ кыз-егетләре шулкадәр рухландырылган һәм талантлы, алар үзләренең энергияләрен тирә-юньдәге һәркемгә тараталар. «Бу мәңгегә» җыры да нәкъ шундый.Мондагы егет-кызлар миңа бик нык тәэсир иттә һәм әлеге съемкаларда мин бик теләп катнаштым. Без бартөрле ярдәм күрсәтергә тырыштык, чөнки иҗатның, идеяләрнең, күзләрдә очкын һәм йөрәкнең искиткеч агымына каршы тору мөмкин түгел», – дип сөйләде Динар Сафин.

Клипка сылтама.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International