10 сентябрьдә Казанда «Маяковский» иҗади киңлегендә беренче ярдәм күрсәтү буенча мастер-класс узачак. Белгечләр беренче ярдәм күрсәтүнең үзенчәлекләре турында сөйләячәкләр һәм авыр хәлдә калган кешеләргә беренче ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирүче «Коткаручылар янәшәдә» проекты белән таныштырачаклар.
Проектның асылы-вакыйга урынына янәшә булган, әзерлек үткән ирекле коткаручыларны җәлеп итеп, зыян күрүчеләргә ярдәм итү мөмкинлеген тәэмин итү.
Проект кысаларында волонтерлар әзерләү системасы, квалификацияне бәяләү системасы булдырылды, ил буенча дистәләгән уку үзәкләре хезмәттәшлек өчен җәлеп ителде. Техник база сыйфатында ирекле коткаручыларга алар янындагы бәхетсезлек очрагы турында хәбәр итүнең мәгълүмат системасы эшли. Ике мобиль кушымта волонтерларга виртуаль режимда дежур торырга мөмкинлек бирә.
Таныш булмаган кеше гомерен, очраклы үтеп баручыны яки сезгә якын кешене коткарырга ярдәм итәчәк осталыкны бушлай алу мөмкин булачак. Сез беренче ярдәмнең гади булуына инанырсыз, профессиональ коткаручылардан ни өчен минималь осталыкка ия булу мөһимлеген аңларсыз һәм беренче ярдәм мифларын ачыкларсыз.
Чарага керү ирекле. Мастер-класслар 14:30 һәм 17:30 сәгатьтә башлана.