Казанга «Озын тәнәфес» Бөтенроссия конкурсының 150 җиңүче киләчәк

2022 елның 7 сентябре, чәршәмбе

Казанга 8 сентябрьдә «Хыялдагы сәяхәт» поезды сәяхәте кысаларында «Озын тәнәфес» Бөтенроссия конкурсының 150 җиңүчесе киләчәк. Алар Иннополиска, ТР Милли китапханәсенә, Казан Кремленә барачаклар, шулай ук Росмлодежь җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов һәм ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов белән «Урам» экстрим-паркында очрашачаклар.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 20 июлендә «Артек» Халыкара балалар үзәге базасында 5-7 сыйныф укучылары арасында «Озын тәнәфес» Бөтенроссия конкурсының финалы тәмамланды. Җиңүчеләр өчен төп бүләк «Санкт-Петербург – Владивосток» һәм «Владивосток – Санкт-Петербург» маршрутлары буенча белем бирү сәяхәтләре булачак.

Аларны Россиянең 13 төбәгендә бай мәдәни һәм мәгариф программасы, илнең төп истәлекле урыннары һәм Кызыл мәйдан, «Восточный» космодромы, Байкал күле һәм башка объектлар буенча экскурсияләр көтә.

«Санкт-Петербург – Владивосток» һәм «Владивосток – Санкт-Петербург» маршрутлары буенча белем бирү сәяхәтләре Россия төбәкләрендә балалар һәм яшьләр хәрәкәтен булдыру кысаларында уза. Һәр төбәктә Россия хәрәкәте флагы тапшырыла, сәяхәттә катнашучылар хәрәкәтнең илчеләре булачак, шулай ук аның эшен поезд тукталачак барлык шәһәрләрдә дә башлап җибәрәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International