Татарстанның яшь активистлары «Микрогрантлар» конкурсында Росмолодежи дан 1,4 млн сумнан артык акча откан

2022 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь) «Микрогрантлар»ның 100 мең сумга кадәрге грантлар конкурсына йомгак ясады. Җиңүчеләр арасында 16 татарстан проекты бар, алар 1,4 млн сумнан артык ярдәм алган.«Республика һәм тулаем дәүләтнең бурычы - яшьләргә аларның  үз-үзләрен күрсәтә алуга ярдәм итү. Без Татарстанда бик күп талантлы инициативалы яшьләр барлыгын күрәбез. Росмолодеждан 100 мең сумга кадәр ярдәм - ул үз идеяләрен һәм проектларын алга таба үстерү өчен яхшы стимул», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.

Конкурска гаризалар 5 июльдән 26 июльгә кадәр «Россия яшьләре» АИС аша 15 номинация буенча кабул ителде: #создавай_возможности; #развивай_среду; #объединяй; #защищай; #стирай_границы; #сохраняй_природу; #двигай_сообщества; #вдохновляй; #береги; #открывай_страну; #будь_здоров; #помни; #расскажи_о_главном; #МЫВМЕСТЕ; #Ты_не_один.

Конкурска барлыгы 14-35 яшьлек яшьләрдән 4,5 мең гариза бирелгән.

Татарстан гаризалар саны күп булган төбәкләр бишлегенә керде.

Илнең 68 регионыннан барлыгы 300гә якын проект 100 мең сумга кадәр ярдәм алды, аның гомуми суммасы 26 млн сумнан артып китә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International