Бүген «Озын тәнәфес» поезды «Хыял сәяхәте» катнашучылары белән Татарстан Республикасы башкаласына килде. Сәяхәтчеләрне вокзалда оркестрның тере музыкасы астында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина һәм балалар иҗтимагый оешмалары вәкилләре каршы алды.
Тимур Сөләйманов балаларга Татарстанда аларны көткән программа турында сөйләде. «Без сезгә Татарстан Республикасын мөмкинлекләр киңлеге итеп күрсәтергә телибез. Сезгә бу сәяхәттә үткәрәчәк бу ике атна эмоцияләргә бай булуын телим. Әмма төп нәтиҗә - күп санлы яңа дуслар табу, сезнең бергә булуыгызның зур көч булуын, һәрберегезнең илне үстерүче кешеләр икәнлегегезне аңлау. Хуш киләсез! Рәхим итегез! Казанда вакытны шәп итеп үткәрерүегезне телим!», - диде Тимур Сөләйманов.
«Сез Россиянең иң яхшы шәһәрләренең берсенә килдегез. Бездә бик күп уку йортлары бар һәм зур Россияне гизеп, кемдер янәдән безгә дә килер дип уйлыйм. Иң мөһиме — дәртегезне саклагыз, иҗат итәргә һәм хыялланырга курыкмагыз», - дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина.
Республика башкаласына барлыгы 5-7 сыйныфларда белем алучы 150 укучы килгән, алар арасында Татарстаннан өч җиңүче дә бар.
Казанда укучылар «Казан Кремле» музей-тыюлыгында, Игенчеләр сараенда, Татарстанның Милли китапханәсендә һәм шәһәр үзәгенең башка истәлекле урыннарда, Россиядәге иң яшь шәһәрендә — Иннополиста булырга өлгерделәр. Программа буенча «УРАМ» экстрим-паркында булу планлаштырылган, анда Татарстан Яшьләр эшләре министры белән очрашу узачак.
Поезд Мәскәү, Түбән Новгород, Казан, Екатеринбург, Омск, Новосибирск, Красноярск, Иркутск, Чита, Хабаровск һәм Владивостокта тукталышлар ясаячак. Сәфәрдә катнашучылар шулай ук Урал тауларын, Байкал күлен күрәчәкләр, «Восточный» космодромына барачаклар. Һәр тукталышта укучылар өчен экскурсияләр һәм белем бирү программасы узачак.