Ассессмент йомгаклары буенча Әлмәтнең «Нур» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәгендә Татарстанның Яшьләр хөкүмәтенә 24 профильле министрлык һәм ведомстволарда әңгәмә узачак 68 кандидат билгеләнде.
Кандидатлар инде ике этап узды: 10,5 меңнән артык сайлаучы катнашкан ачык тавыш бирү һәм шәхеснең көчле һәм көчсез якларын ачыклауга юнәлдерелгән ассессмент. Алга таба аларны әңгәмә көтә. Барлыгы 179 гариза кергән, төркемнең бер өлеше диагностикада, тагын бер өлеше – психолог белән сессиядә.
Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисе вазыйфасына әңгәмәне республика вице-премьеры Ләйлә Фазлыева уздырачак.