Татарстан Республикасы X Милли «Яшь профессионаллар-2022» чемпионаты финалында гомумкоманда хисабында икенче урынны алды

2022 елның 13 сентябре, сишәмбе

Саранскида «Яшь профессионаллар» X милли чемпионаты финалының ябылу тантанасы узды. Татарстан җыелма командасы һөнәри осталык буенча беренчелекнең гомуми медаль хисабында икенче урынны алды. Милли финалда Татарстан Республикасы командасы 14 алтын, 21 көмеш һәм 12 бронза медаль, шулай ук 9 профессиональлек өчен медаль яулады. 

Гомумкоманда рейтингында беренче урынны Мәскәү командасы, өченче урынны Санкт-Петербург командасы алды.

«Һөнәри осталык буенча Татарстан җыелмасы Россиядә хәрәкәт үсешенә 10 ел дәвамында лидерлар рәтенә керә. Юбилей чемпионатында да безнең команда бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Елдан-ел ярышу кыенлаша бара, чөнки төрле төбәкләрдән катнашучыларның осталыгы арта. Унынчы чемпионат үткәрү форматы һәм шартлары буенча үзенчәлекле булды. Ярышлар бер үк вакытта бөтен Россия буенча узды - бер өлеше Саранскида, ә дистанцион рәвештә йөзләгән конкурсант видеокамера астында төбәкләрдәге мәйданчыкларда эшләде. Кыска вакыт эчендә чит ил җиһазларын төрле компетенцияләр буенча илебез җитштерүче аналогларга алыштыра алдык, инфраструктура битләрен яңадан сайлап алдык һәм, барлык үзгәрешләргә карамастан, ярышларны югары дәрәҗәдә оештырып калдык», - дип сөйләде ТР һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин.

2022 елгы X милли чемпионат финалы 8-12 сентябрьдә узды. Татарстан Республикасыннан 96 конкурсант һәм 74 эксперт катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International