12 сентябрьдән 14 сентябрьгә кадәр «Молодежный» сәламәтләндерү лагере базасында «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча республика яшьләр оешмалары үзәге яшүсмерләр өчен «Тормыш буяулары» дип аталган профильле смена үткәрә.
Смена авыр тормыш хәлендә калган һәм балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәләрендә исәптә торучы яшьләргә ярдәм итүгә юнәлдерелән һәм социаль файдалы эшкә җәлеп итү, иҗади потенциалны үстерү, социаль тотрыклылыкны үстерү аша хәзерге халәтне үзгәртү максатыннан үткәрелә.
Татарстан Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева үзенең сәламләү сүзендә, смена кысаларында «Форпост» хәрәкәте активистлары катнашучыларга Татарстанда яшүсмерләр өчен булган мөмкинлекләр һәм ярдәм чаралары турында сөйләячәкләре турында әйтеп үтте. «Яшүсмер үзенең тормышта кем буласын сайлый. Үткән гамәлләр киләчәккә тәэсир итмәсен өчен, егет-кызларның үз-үзләрен тотышларын үзгәртү мөмкинлеге бар.«Форпост» яшьләр хәрәкәте сменада катнашучыларга остаз булырга ярдәм итәргә әзер», - диде ул.
«Тормыш буяулары» фестивале инде икенче мәртәбә уздырыла, ул авыр яшүсмерләргә тормышта үз юлларын табарга һәм Татарстанда үсеш өчен ни рәвешле иҗади мохит табып булуын күрсәтергә ярдәм итүгә юнәлдерелгән, дип өстәде «Форпост» республика үзәге директоры Тимур Камалетдинов.
«Яшь хулиганнарның үз илләренең җаваплы гражданнары булып үскән һәм барлыкка килгән үрнәкләре күп. Аларны бернәрсәгә дә ирешмәгәннәрдән аера, чөнки алар үз вакытында тормышка ашырыла торган юнәлеш таптылар. Әлеге өч көн сезгә ошар дип ышанабыз, шулай ук сезне үзебезнең сафларда көтеп калабыз, «Форпост» бүлекчәсе республиканың барлык районнарында да бар», - дип хәбәр итте Тимур Камалетдинов.
Хокук бозуларны, сукбайлыкны профилактикалау эше актив яшьләр, мәгариф оешмалары һәм предприятиеләре яшьләре белән эшләү юлы белән башкарыла, интернет челтәрендә яшьләр белән профилактик эш аерым урын алып тора.