«Наше время – Безнең заман» эшләүче яшьләр еллык ачык республика телевизион фестиваленә гариза бирү кампаниясе бер атнага озынайтылды. Гаризалар 22 сентябрьгә кадәр фестивальнең рәсми сайтында кабул ителә.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында үтүче проектка катнашырга Татарстан учреждениеләре, предприятиеләре, оешмалары вәкилләре чакырыла. Хезмәткәрләр ялгыз да, команда хисабында да чыгыш ясый ала. Алар үз сәләтләрен «Музыкаль юнәлеш», «Бию юнәлеше», «Дан минуты» номинацияләрендә күрсәтәләр.
Проект җитәкчесе Айдар Гайнетдинов хәбәр иткәнчә, «Наше время – Безнең заман» фестивален оештыручылар, гадәттәгечә, республика предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләренең күпсанлы үтенечләре буенча гариза бирү кампаниясе вакытын озайту тәҗрибәсен кулланалар. «Безгә команданы билгеләнгән вакытка формалаштырырга өлгермәгән күп кенә оешмалар, предприятиеләр, учреждениеләр вәкилләре мөрәҗәгать итә. Командада катнашучыларның берсе авырып китә ала, кемдер коллектив әгъзаларыннан командировкага җибәрелә һәм аларга ашыгыч рәвештә алмаш эзлиләр. Ә гариза биргәннән соң кире юл юк инде – гаризада кем күрсәтелгән, ул сәхнәгә чыгарга тиеш тә. Шуңа бәйле рәвештә без ел саен гариза бирү мөмкинлеген озайтабыз. Әмма 22 сентябрь-бу гариза кампаниясенең соңгы ябылу вакыты. Өстәвенә, 30 сентябрьдә беренче сайлап алу туры башлана һәм безгә чыгышлар программасын формалаштырырга кирәк. Моңа кадәр әле гаризаларны эшкәртү буенча эшлисе бар».
«Наше время – Безнең заман» X фестивале суперфиналының приз фонды 3,2 млн сум тәшкил итәчәк. Фестивальнең зона финаллары приз фондын формалаштыру өчен тагын 400 мең сум акча бүлеп бирелгән. Гран-прида җиңү өчен 500 мең сум һәм Татарстан Президентының Күчмә кубогы тапшырыла. Моннан тыш, икенче ел рәттән «Безнең заман геройлары» Кубогы булачак Гран-при иясе белән борынына борын аша үтүче командага тапшырылачак. «Безнең заман геройлары» номинациясендә җиңү өчен 300 мең сум акча бирелә.
Фестивальдә 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге, төрле өлкәләрдә һәм тармакларда эшләүче яшьләр катнаша ала. Алар арасында сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре дә, белем бирү учреждениеләре, фермер хуҗалыклары, массакүләм мәгълүмат чаралары, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсе оешмалары, эчке эшләр органнары, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләре, ГУФСИН һәм башка эшчәнлек өлкәләре вәкилләре дә бар. Юбилей фестиваленең яңалыгы 45 яшькә кадәр (иҗат коллективы составында) катнашучыларның яшь цензын арттыру булды.