Татарстан яшьләр сәясәте системасы тәҗрибәсе бөтен Россиягә таралачак

2022 елның 16 сентябре, җомга

Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык яшьләр сәясәтен тормышка ашыру өчен ике ел эчендә төбәкләргә 10 млрд сум җибәрәчәк. Программа «Яшьләр өчен төбәк» исемен алды. Ул Россиянең берничә субъекты, шул исәптән Татарстан тәҗрибәсе нигезендә эшләнгән яшьләр сәясәте учреждениеләренә экосистема стандартларын кертергә мөмкинлек бирәчәк.

«Программаның региональ тәҗрибәдән тууы әһәмиятле. 2019 елдан бирле кайбер төбәкләрдә, аерым алганда, Тула һәм Калининград өлкәләрендә, Татарстан һәм Ямалда мондый комплекслы алым кулланыла һәм ул үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтә алды. Әлеге субъектлардан килгән коллегаларыбыз эшче төркем составына керде һәм безгә брдәм стандарт булдырырга ярдәм итте», – дип хәбәр итте Росмолодежь башлыгы Ксения Разуваева.

Татарстанда әле 2018 елда ук «Яшьләр өчен бар нәрсә дә – яшьләр белән берлектә» принцибы буенча яшьләр белән эшләүгә яңа караш формалаштырылган иде. Шул вакыттан алып яшьләр объектларын реновацияләүгә яңа караш кертелә. Функциональ клиент яшьләр үзләре булды. Алар концепцияне эшләүгә җәлеп ителә һәм җәмәгать тыңлауларында актив катнаша, дип аңлатты ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов матбугат конференциясе вакытында.

Ул искәрткәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2018 елдан яшьләр үзәкләренең матди базасын капиталь ремонтлау һәм ныгыту республика программасы гамәлгә ашырыла, аның кысаларында 920 млн сумга 13 яшьләр үзәге ремонтланган инде. Быел аңа Татарстанның җиде районында тагын сигез объект кертелгән.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы шулай ук Яшьләр үзәкләренең эшчәнлек стандарты раслады, аны дәүләт яшьләр сәясәте конгрессында илнең 41 төбәгеннән килгән галимнәр һәм экспертлар катнашында тәкъдим иттеләр.

Конкурста катнашучыларның гаризалары өчен берничә таләп бар. Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән нигезләмәдә танышырга мөмкин. Теркәлү 7 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Конкурс Россия Федерациясе территориясендә «Россия яшьләре» федераль проектын «Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International