26 сентябрь 11.00 сәгатьтә «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе премьера спектаклен– «Тылсымлы зебра» театральләштерелгән интерактив тамашасын тәкъдим итәчәк. Исегезгә төшерәбез, спектакльләр вакытлыча А.С. Пушкин исемендәге мәдәни үзәк сәхнәсенә күчерелде.
«Спектакльдә инновацион театр алымнары, хореографик композицияләр булдыруга креатив караш кулланыла. Без костюмнар сайлау һәм сәхнә бизәлешен җентекләп карыйбыз. Спектакль актерларның профессиональ талантлы уены белән бергә шундый динамик, эмоциональ һәм тулы булды дип билгеләп үтте балалар һәм аларның ата - аналары»,-дип сөйләде арт-резиденциянең башкарма директоры Наталья Смирнова.
Балаларны шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм юлда куркынычсыз тәртип өчен интерактив уен көтә. Бу эштә, башка персонажлар белән бергә, аларга Светофоша светофоры ярдәм итәчәк.
Билетлар «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясе сайтында бар.