Тимур Сөләйманов: «Республикада булдырылган мөмкинлекләр бөтен яшьләр өчен тормышка ашырылырга тиеш»

2022 елның 24 сентябре, шимбә

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов эш сәфәре кысаларында Балтач районында яшәүче Гарифуллиннар яшь гаиләсендә булып кайтты. Гаилә «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы буенча субсидияләр ярдәмендә шәхси йорт сатып алдылар. Әлеге программа Татарстанда федераль финанслаштыру шартларында тормышка ашырыла һәм торак бәясенең 35% күләмендә торак шартларын яхшыртуга яшь гаиләләргә түләүсез субсидияләр бирүне күздә тота.

 «Торак белән тәэмин итү мәсьәләсе яшь гаиләләр өчен һәрвакыт өстенлекле булып кала. ТР Президенты ярдәме белән Татарстанда ташламалы шартларда торак алу өчен төрле механизмнар бар. Без дүрт программаны күзәтәбез һәм яшьләргә һәр программа буенча киңәш бирергә әзер. Безнең өчен яшәү урынына карамастан, бөтен республика буенча яшьләрнең яшәү һәм үзләрен күрсәтә алу өчен шартлар тудыру мөһим. Бөтен республика буенча яшьләр объектларының инфраструктурасы яңартыла. Биредә баш заказчы - яшьләр үзләре. Аларның ихтыяҗларыннан чыгып, кирәкле, модалы, күп функцияле урыннар булдырыла. Тагын бер мөмкинлек-грант ярдәме, анда һәркем үз проектын тәкъдим итә һәм аны тормышка ашыру өчен ресурслар ала ала. Республикада тудырылган мөмкинлекләр һәр яшь кеше өчен тормышка ашкан мөмкинлекләр булсын», - дип билгеләп үтте Тимур Сөләйманов.

Министр шулай ук  «Хыял» яшьләр үзәге эшчәнлеге белән танышты һәм «Романтик» үзәгендә булды. Арча һәм Әтнә районнарындагы яшьләр объектларын да карап чыкты.

Торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтүнең гамәлдәге механизмнары белән тулырак Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының рәсми сайтында, «ТР яшьләре өчен торак» бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International