«Сәләт-Ак Барс» яшьләр үзәгендә ачык ишекләр көне үткәрелде

2022 елның 26 сентябре, дүшәмбе

25 сентябрь «Сәләт — Ак Барс» яшьләр үзәгендә Кара диңгез ярында ачык ишекләр көне узды. Чара кунаклары-балалар һәм аларның әти-әниләре яшьләр үзәгенең инфраструктурасы белән таныштылар, күңел ачу һәм спорт программасында катнаштылар.

Ачык ишекләр көнендә барлыгы 200гә якын кеше кунак булды — Форос, Ялта һәм Севастополь шәһәрләреннән төрле яшьтәге балалар, шулай ук аларның әти-әниләре.

Алар «Сабантуй» милли бәйрәмендә катнаштылар һәм мендәр белән көрәш, аркан тартышы, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату һәм башка уеннарда көч сынаштылар.

Шул ук вакытта урам сәхнәсендә IPRO.SCHOOL халыкара мәктәбендә тәрбияләнүчеләр чыгыш ясады.Севастополь шәһәреннән «Балачак тавышы» вокал студиясе, «Фори-скай» бию коллективы һәм «Комперия» вокал студиясе булды.

Ярышлар программалары белән Көньяк федераль округ һәм КМС спорт аэробикасы буенча җиңүчеләр — Олеся Подольная, Валерия Савинова, Анастасия Мещерякова һәм Бөтенроссия ярышлары җиңүчесе Гусейн Абдурахимов чыгыш ясады.

Бәйрәм программасы тәмамланганнан соң, спортчылар укытучылары белән бергә спорт комплекста аэробика буенча ачык мастер-класс үткәрделәр. Ә урам футбол кырында чара кунаклары арасында дуслар матчы узды.

Биредә, спорт белән шөгыльләнү өчен яшьләр үзәге территориясендә зур футбол өчен кыр, стритбол өчен кыр һәм волейбол, баскетбол һәм мини-футбол өчен мәйданчык булган дүрт катлы спорт комплексы урнашкан. Моннан тыш, спорт комплексы бинасында хореография залы, тренажерлар залы, көрәш залы һәм скалодром бар. Спорт комплексы каршында 260 кешегә исәпләнгән конференц-зал, биш уку сыйныфы һәм китапханә булган белем бирү клубы бар.

Бу җәйдә үк яшьләр үзәгендә төрле юнәлешләр буенча 3 профильле смена узды: интеллектуаль, иҗади, лидерлык һәм IT юнәлешләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International