Татарстан яшьләре үз проектларын тормышка ашыру өчен 500 мең сумга кадәр акча ала алачак

2022 елның 28 сентябре, чәршәмбе

Татарстанда физик затлар өчен грант конкурсы старт алды. 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге һәркем катнаша ала.

«Татарстан «Росмолодежь» Бөтенроссия бәйгесенең Росмолодежь.Грантлар Россиякүләм бәйгесендә җиңү яулады. Әлеге җиңү нәтиҗәсендә республикада физик затлар өчен грант конкурсы узачак. Безнең өчен яшьләрнең бу ресурсны кулланулары әһәмияткә ия. Конкурс 15 юнәлеш буенча үтә. Нәтиҗәләрне традицион рәвештә «Безнең Татарстан. Мөмкинлек территориясе» яшьләр республика форумында чыгарачаклар», - дип билгеләп үтте ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.

Конкурс үз эченә ике этапны ала. Беренчесе-15 номинациянең берсен сайлау. Сылтама буенча гариза тутырырга һәм тикшертү өчен проектны 2022 елның 25 октябренә кадәр җибәрергә кирәк. Гариза бирү өчен «Россия яшьләре» АИС системасында теркәлергә кирәк.

Икенче этапта 2022 елның ноябрь башында яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь) экспертлары алдында турыдан-туры яклау булачак.

Гадәттәгечә, грантлар конкурсы нәтиҗәләре буенча җиңүче проектлар алга таба республика дәрәҗәсендә гамәлгә ашыруда һәм аны алып баруда ярдәм итү өчен йөкләмәләр исемлегенә кертеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International