Татарстанда «Безнең заман герое» иҗтимагый премиясенең гаризалар бирү кампаниясе башланды

2022 елның 28 сентябре, чәршәмбе

Татарстанда «Безнең заман герое» һәм «Кечкенә геройлар форумы» иҗтимагый премияләренең гаризалар бирү кампаниясе старт алды. Аларда традицион рәвештә геройлык кылган кешеләрне бүләклиләр. Быел ДНР һәм ЛНРда гражданнарга ярдәм иткән волонтерлар, шулай ук Донбасста яшәүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыюны оештыручылар махсус призлар алачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов хәбәр итте.

«Безнең заман герое» һәм  «Кечкенә геройлар форумы» - катлаулы ситуациядә кешелекнең көчле позициясен күрсәтүчеләр проекты. Геройлык эшенең яше юк, бу гамәлләрнең иң төп билгесе – бүтән кешегә булышырга батырлык һәм теләк белдерү. Мондый проектлар лаеклы хөрмәт күрсәтергә һәм гамәлләр күрсәтергә мөмкинлек бирә», - дип билгеләде спикер.

Премия форматындагы «Безнең заман герое» проекты 2016 елдан бирле тормышка ашырыла. Узган ел «Безнең заман герое» билгесе белән 26 татарстанлы бүләкләнде, ә «Яшь герой» билгесе белән республикадан 11 бала.

«Безнең заман герое» һәм «Яшь герой» номинацияләрендә премиянең һәр җиңүчесе күкрәк билгесе һәм таныклык алачак. Гариза бирү кампаниясе бүген старт алды һәм 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Гариза формасы һәм электрон почта адресы Яшь гвардиянең социаль челтәрләрендә күрсәтелгән. Нәтиҗә 8 декабрьдә ясалачак, дип хәбәр итте «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Казан бүлеге җитәкчесе, премия җитәкчесе Руслан Шиһабеддинов.

«Без гариза кампаниясе башлануын игълан итәбез. Гаризаны «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Татарстан Республикасының Яшь гвардиясе» төркеме аша бирергә мөмкин булачак. Анда элемтә өчен мәгълүмат һәм каһарманлык яки ниндидер өлкәдә казанышлар тарихы күрсәтелә», - дип йомгаклады ул.

Премия һәм форумны яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге һәм «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы ярдәме белән «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International