Ютазы һәм Яңа Чишмә районнарының 100дән артык авыл яшьләре социаль әһәмияткә ия темаларга үз идеяләрен тәкъдим иттеләр

2022 елның 3 октябре, дүшәмбе

Ютазы һәм Яңа Чишмә районнарының 100дән артык авыл яшьләре социаль әһәмияткә ия булган темаларга үз идеяләрен тәкъдим иттеләр.

«Яңа Чишмә - 415 ел» ике көнлек белем бирү модуле Яңа Чишмәдә «Факел» балалар лагере базасында узды, моңа кадәр мондый өч көнлек слет Ютазы районында «Дубравушка» лагеренда узды.

Слетларда район яшьләре - эшләүче авыл яшьләре, студентлар катнашты. Программа белем бирү  характерында иде.

Район чараларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков һәм муниципалитетлар җитәкчелеге катнашты.

«Яшьләрне ишетү, киләчәктә аларны кече ватаннарында үстерү максаты белән лаеклы шартлар тудыру өчен алар белән очрашу мөһим. Безнең бурыч - тәкъдим ителгән инициативаларны дөрес һәм нәтиҗәле гамәлгә кертүдә ярдәм итү, юнәлеш бирү, өйрәтү», - дип билгеләде Ринат Садыйков.

Мондый форматтагы слетлар районнарда элек яшьләр эшләре бүлекләре откан грант акчаларына беренче тапкыр узды.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Яшьләр министрлыгы инициативасы һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән быел республикада беренче тапкыр муниципаль яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен 50 млн сумлык грант ярдәме белән грантлар конкурсы узды.

Грант ярдәме белән 2022 елда Татарстанның 34 шәһәрендә һәм районнарында яшьләр сәясәте линиясе буенча 56 социаль әһәмиятле проект гамәлгә ашырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International