Татарстанда Яшьләр хөкүмәтенең яңа составын формалаштырдылар. Аңа 20 ведомстводан 21 кеше кергән. Яңа состав коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре һәм яшьләрнең төрле бергәлекләрен күрсәтүче һәм үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр катнашуы белән ачык конкурс итеп игълан ителде, дип хәбәр итте яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева.
«Татарстан Яшьләр хөкүмәтенә 30 муниципаль берәмлектән 179 кеше гариза бирде. Беренче этап Яшьләр эшләре министрлыгы сайтында ачык тавыш бирү булды. 10,5 мең сайлаучы тавыш бирде. Аннары кандидатлар алар белән эшләячәк ведомстволар каршында әңгәмә узды. Нәтиҗәләр буенча Татарстанның 20 ведомствосында 21 кеше билгеләнгән», - дип аңлатты Кондратьева.
Татарстан Яшьләр хөкүмәтенең яңа рәисе итеп Елена Багаева сайланды, ул алдагы чакырылышта киңәшче иде.
«Узган чакырылышның Яшьләр хөкүмәте каршындагы киңәшче булып эшләү чорында мин шуны аңладым: бу-алга барырга илһам һәм теләк китерә торган эшчәнлек. Бу чын тату гаилә, анда һәркем ярдәм ала ала. Яңа составта масштаблы проектларны гамәлгә ашыру өчен эш төркемнәре формалаштырылачак», - дип белдерде яңа рәис.
«Төп максатыбыз – Кадрлар резервы мәйданчыгын булдыру, проектларны гамәлгә ашыру, яшьләр белән эшләү, ведомствоара нәтиҗәле хезмәттәшлек», - дип билгеләп үтте Яшьләр хөкүмәте рәисенең икътисад мәсьәләләре буенча киңәшчесе Эльдар Хөснуллин.