«Бирмәскә һәм алмаска!» Республика Яшьләр коррупциягә каршы программасы активистлары лекорийлар циклын үткәрә

2022 елның 14 сентябре, чәршәмбе

2022 елның сентябрендә «Бирмәскә һәм алмаска!» Республика коррупциягә каршы яшьләр программасы активистлары «Беренче курс студентларын хокукый агарту» тематикасына лекторийлар циклын үткәрәләр.

 Әлеге чаралар югары уку йортлары студентларында коррупциягә каршы карашны формалаштыру максатларында көнкүреш коррупцияне профилактикалауга кагылышлы хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрүгә һәм компетенцияләр формалаштыруга юнәлдерелгән.

Очрашулар Казан федераль университетында, Казан дәүләт аграр университетында, Казан медицина университетында, Казан инновацион университетында, Казан архитектура-төзелеш университетында узды. Лекцияләр 800дән артык тыңлаучыны колачлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International