Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чаралары арасында Иреклеләр җәмгыяте эшчәнлеген һәм чараларын яктыртуга республика конкурсының гариза бирү кампаниясе тәмамланырга бер ай калды. Конкурс эшләрен һәм конкурска документлар пакетын тапшыру вакыты-2022 елның 20 июненнән 10 ноябренә кадәр. Конкурста катнашу өчен гариза материалларын dobrort.org@gmail.com электрон почтасына җибәрергә кирәк.
«Волонтерлык турында сөйләшү бик әһәмиятле. Бу конкурс массакүләм мәгълүмат чаралары һәм блогерлар өчен әлеге темага сөйләшү өчен тагын бер этәргеч булыр дип ышанабыз. Игелекле гамәлләр яктыртылырга тиеш», - диде ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева.
«Конкурста катнашучылар волонтерлар эшчәнлеге турындагы мәгълүматны төрле каналлардан трансляцияли. Шул рәвешчә, халыкка игелекле эшләр эшләү – һәркем өчен ачык, дигән фикер җиткерелә, чөнки һәр муниципаль берәмлектә битараф булмаган кешеләр командасы бар», – дип хәбәр итте «ТР Иреклеләр мәгълүмати-ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы башкарма директоры Айрат Мөбәрәкшин.
Конкурс ТР Яшьләр эшләре Министрлыгы «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә «ТР Иреклеләр мәгълүмати-ресурс үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешмасы тарафыннан оештырыла. Конкурсның максаты-массакүләм мәгълүмат чараларының һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын ТР иреклеләр җәмгыяте эшчәнлегенә җәлеп итү.
Массакүләм мәгълүмат чараларын Татарстанның иреклеләр берләшмәсе үткәрә торган чаралар турында хәбәр итү максатында Телеграм-канал булдырылды. Конкурсның торышы белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Волонтерлар үз эшчәнлекләрен «Мәгариф» милли проектының «Социаль активлык» региональ проекты кысаларында алып баралар.