Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясенең труппасы бөтендөнья укытучылар көнен билгеләп үтте. Коллектив Вахитов һәм Идел буе районнары мәктәпләренең барлык укытучыларына музыкаль-бию программасы әзерләде. Нәкъ менә алар бу концерт киченең хөрмәтле кунаклары булдылар.
«Минем өчен укытучылар көне-иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе. Традицияләрне үзгәртмичә, бүген мин беренче укытучымны котлау өчен туган мәктәбемә юл тоттым. Укытучы һөнәре - безнең җәмгыятьнең нигезе, дип саныйм. Ата-аналар кебек үк, шәхес булу сезнең белән башлана. Нәкъ менә сез бездә мәхәббәт, дуслык, игелек һәм башкалар кебек фундаменталь төшенчәләр тәрбиялисез. Безне үз илебезнең лаеклы гражданнары булырга өйрәтүегез өчен рәхмәт», - дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Марат Закиров.
Бу сүзләрдән бүләкләү тантанасы башланды. Биредә балаларга белем бирү һәм тәрбияләү өлкәсе хезмәтләре, мәгариф системасын үстерүгә керткән өлешләре, күпьеллык хезмәтләре өчен укытучылар билгеләп үтелде.
Чыгышлар һәм бүләкләүләр «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясендә эшләүче күренекле вокал осталары һәм эстрада йолдызлары җырлары һәм биюләре белән алышынды.
Сәхнәдән вакыт белән сыналган татар һәм рус телләрендә-«Летящей походкой», «Школьный вальс», «Сез иң гүзәл кеше икәнсез», «Күңелдә шатлыклар кабына» һәм башка эстрада җырлары яңгырады. Аларны халыкара фестивальләр лауреатлары Владимир Шнитко, Айдар Сөләйманов, шулай ук Зарина Хәсәншина, Адилә Зиннәтуллина, Инсаф Ганибаев һәм башка артистлар, «Созвездие-Йолдызлык» фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләре башкарды.
«Дорога из города» бию театрында катнашучылар башкаруындагы бию композицияләре музыкаль номерларның бизәге булды.
6 октябрьдә Арт-резиденция труппасы һөнәри бәйрәмнәре белән Арча укытучыларын котлыячак.