Татарстанда бердәм яшьләр ышаныч телефоны эшли башлады

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе

Бүген, психик сәламәтлек көнендә, Татарстанда 8(800)-555-22-20 номеры буенча бердәм яшьләр ышаныч телефоны эшли башлады.
«Психологларга консультация сорап мөрәҗәгать итү бүген нормага әйләнә. Ел саен яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәкләре 106 меңнән артык яшьне үз эченә ала. Теләүчеләр өчен шәхси консультацияләр дә, төркем дәресләре дә уздырыла, шулай ук ышаныч телефоннары эшли. Соңгы елда гына да яшьләрдән психологка кайнар линия буенча мөрәҗәгатьләр саны 25% ка артты. Республика җитәкчелеге бу юнәлештә эшнең мөһимлеген һәм кирәклеген аңлый. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән бүген без бердәм номер белән республика яшьләр ышаныч телефонын эшләтеп җибәрәбез, ул яшьләргә психологик ярдәм күрсәтү өчен төп урын булачак», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов. 

Искәртеп узабыз, ышаныч телефоннары тәүлек буе бушлай эшли. Белгечләр шалтыратуның анонимлыгын, алынган мәгълүматның хосусыйлыгын һәм абонентка тиз арада психологик ярдәмне гарантияли.
Тәүлек буе эшли торган ышаныч телефоны эшчәнлеге координаторы итеп «Навигатор» Республика яшьләр, инновацион һәм профилактик программалар үзәге билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International