Түбән Камада эшләүче яшьләрнең иҗади «Наше время – Безнең заман» X ачык республикакүләм телевизион фестиваленең икенче зона юбилей этабы үтте

2022 елның 11 октябре, сишәмбе

«КАМАЗ», «Аммоний», «СИБУР Түбән Кама нефтехим», Зәй районы башкарма комитеты һәм Мамадыш районы мәгариф бүлекләре эшләүче яшьләрнең иҗади «Наше время – Безнең заман» X ачык республикакүләм телевизион фестиваленең икенче зона юбилей  этабы җиңүчеләре булдылар. Ул Түбән Кама шәһәре Халык иҗаты йортында 7-8 октябрендә үтте.

Фестивальнең Түбән Кама турында республиканың 54 предприятие һәм оешмаларыннан, ә аерым катнашучылардан 50 гариза кабул ителде.

Зона этабын Түбән Кама шәһәре мэры һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин ачты. «Түбән Кама шәһәрендә бу матур чараның зона турын үткәрү традициягә керде. Без заводларда, фабрикаларда, предприятиеләрдә, оешмаларда һәм икътисад өлкәсендә  могҗизалар тудыручы гына  түгел,  ә матурлыкны да иҗат итүче креатив эшче көче.  Иҗат һәм мәдәният – кешене кеше итә, яхшырак, мәрхәмәтлерәк итә», - диде ул.  Рамил Муллин шулай ук «Безнең заман» фестивале командасына эшләүче яшьләргә үзләрен күрсәтү мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт әйтте.  

Үз чиратында фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов фестиваль хәрәкәтенә ярдәме һәм хезмәт кешесенә хөрмәте өчен Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтләрен белдерде. Дмитрий Туманов «Безнең заман» фестивале катнашучыларына мөрәҗәгать итеп; «Бөек күпмилләтле Россиянең мәдәнияте сезнең күңелләрдә һәм сезнең кулларда»,- диде.

Нәтиҗәләр буенча, биш команда беренчелеккә чыкты: «КАМАЗ», «Аммоний», «СИБУР. Түбән Каманефтехим»,  Зәй районы башкарма комитеты һәм   Мамадыш район мәгариф бүлеге.Икенче урын Әгерҗе районы  7 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасы командасына бирелде. Өченче урынга Татарстан Республикасы Түбән Кама башкарма комитеты мәгариф идарәсе лаек булды. Барлык катнашучылар  Татарстан Республикасы премьер министры урынбасары сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, Профсоюзлар федерациясе рәисе  Елена Кузьмичева һәм жюри рәисе Резеда Галимовалар  имзалаган  дипломнар белән бүләкләнде.

1-3 урыннарга лаек булганнар Казанда үтәчәк фестиваль суперфиналына генераль продюсердан махсус чакыру алдылар.

Гала-концертның ачылу тантанасы барышында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев «Безнең заман» фестивален яшьлек, бәхет, сәнгать бәйрәме дип атады. 

Үз чиратында ТР Яшьләр эшләре министрының үзеңне һөнәри һәм иҗади тормышка ашыру бүлеге җитәкчесе Игорь Смирнов  бу бәйрәм сәхнәсенә  искиткеч уникаль кешеләр җыелуына басым ясады. Алар үз өлкәләренең чын осталары һәм үзләренең иҗат белән шөгыльләнү өчен талантларын, вакытларын, мөмкинлекләрен, кыюлыкларын таба беләләр һәм шуннан рухи азык алалар, - дип билгеләп үтте ул.

Фестивальнең башкарма директоры Наталья Смирнова әйтүенчә, катнашучылар бу фестивальне зур әзерлек белән  көттеләр: әзерләнделәр, репетицияләр ясадылар, төрле яңалыклар уйлап чыгардылар. «Фестиваль безнең өчен зур хәзинә.   Без станок артында торучы яшьләребезгә, тулаем алганда бөтен җәмгыятебезгә безнең фестиваль кирәклегенә тагын бер тапкыр инандык» - дип басым ясады ул.

Түбән Кама шәһәрендә зона этабы барганда шулай ук түгәрәк өстәлләр, Татарстан һәм Россиянең танылган мәдәният әһелләреннән, жюри членнарыннан мастер-класслар да үтте.

Йомгаклау зона этабы Казан шәһәрендә 14-15 октябрьләрдә физик культура, спорт һәм туризм  Идел буе дәүләт университеты базасында үтә.

 Анда Казан һзм Яшел Үзән  зоналында катнашучылар җыела. 

Йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча суперфиналда катнашучыларның тулы исемлеге билгеләнә.  Супер финал Казан шәһәрендә 4-5 ноябрьләрдә үтә. Юбилей сезонының  төп вакыйгасы булган фестивальнең гала-концерты 7 ноябрьдә «Пирамида» күңел ачу үзәгендә үтәчәк.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International