Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең Халыкара яшьләр фәнни конгрессы Казанда 21-25 ноябрьдә узачак. Ул пленар утырыштан, түгәрәк өстәлләрдән, интерактив семинарлардан һәм мәдәни программадан торачак. Россия гражданнары өчен гаризалар кабул итү http://kazan.oicyouthcapital.com сайтында 14 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Гаризалар, составында Нобель премиясе лауреатлары булган халыкара жюри тарафыннан сайланачак.
«Бу ел кысаларында, Казан - ислам дөньясының яшьләр башкаласы дип танылгач, без Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләре белән хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлдерелгән төрле чаралар күрәбез.Бүгенге көндә дөньяның 70тән артык иленнән вәкилләр катнашында зур вакыйгалар узды инде. Халыкара яшьләр үзәген булдыру һәм «Россия — ИХО» яшьләр хезмәттәшлеге программасын кабул итү турында Карар кабул ителде. Ноябрь аенда ук без ИХО илләренең Халыкара яшьләр фәнни конгрессына 100 делегат көтәбез, ул яшь галимнәр өчен урбанистика, Мәгарифтә заманча технологияләр, нефть - газ технологияләре, медицина өлкәсендә заманча тикшеренүләр алып бару мәйданы булачак», - дип ассызыклады ТР Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.
Конгресс пленар утырыштан башланачак, шуннан соң «ИХО илләренең яшь галимнәренә ярдәм»темасына түгәрәк өстәл оештырылачак. Шулай ук 4 түгәрәк өстәл эше оештырылачак. Аларның максаты-катнашучыларга урбанистика, мәгарифтә заманча технологияләр, нефть-газ технологияләре, медицина өлкәсендә заманча тикшеренүләр турында фикер алышу, шулай ук үз тәҗрибәләре белән уртаклашу һәм фәннең конкрет темалар буенча фәнни-техник һәм инновацион үсешендә киләчәк хезмәттәшлек траекториясен төзү мөмкинлеге бирү.
Чара ахырында яшь галимнәр үз эшләрен фәнни журналда бастыра алачаклар.
Конгрессны оештыручылар-Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр форумы (ICYF), Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан федераль университеты, Яшьләр дипломатиясе академиясе, иҗади яшьләр академиясе, «Сәләт» Татарстан Республика яшьләр иҗтимагый фонды.